Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа 54 очрагы ачыкланды, бер яңа очрак – Лениногорск районында.

 

 

9 июньгә булган мәгълүматка караганда, районда COVID-19ның барлыгы 12 очрагы ачыкланды.

Узган тәүлектә ачыкланган 54 очракның 53е контактта булу нәтиҗәсендә йоктырган.

54 кешедән  12 кеше больницада,  42 кеше өйләрендә дәвалана.

Яшь төркемнәре буенча карасак:  18 дән - 30 яшькә кадәр -11 очрак, 30 дан - 50гә кадәр - 18 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 14 очрак, 60 тан – 70кә кадәр - 9, 70 тән - 80 яшькә кадәр – 2 очрак теркәлгән.


Шәһәрләр географиясе:  Казанда бүген 35 очрак, Чаллыда 10 очрак. Болары иң күбе. Азнакай, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Саба районнарында берәр очрак теркәлгән.

Татарстанда барлыгы COVID-19ның 3665 очрагы бар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев