Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида КПГ-метанда эшләү өчен җиһазланган автотранспорт чараларын эксплуатацияләү программасы буенча укулар үтә

Лениногорск политехник колледжының актлар залында "Компримацияләнгән табигый газ-метан белән эшләү өчен җайлаштырылган автотранспорт чараларын куллану һәм аларга хезмәт күрсәтү кагыйдәләре буенча җаваплы затларны яңадан әзерләү» программасы буенча укулар башланды.

 

Курсларны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы "Энергияне сак тоту технологияләре үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең мәгълүмат-нәшрият һәм мәгариф эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Хаҗиева һәм «Раритек» ҖЧҖнең укыту буенча әйдәп баручы инженеры Шамил Дәминов оештырдылар.

Чараны Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков ачты һәм катнашучыларны сәламләде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Газпром» җәмгыяте һәм «Газпром газомоторное топливо» җәмгыяте арасында мотор ягулыгы сыйфатында табигый газны куллануны киңәйтү турында Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында 2016 елның декабреннән бирле Автомобиль газ тутыру компрессор станциясе (АГНКС) эшләп килә. Лениногорск районында ГМТ (метан) 12 берәмлек техника сатып алынган һәм 116 автомобиль күчерелгән.

Соңрак мэрия бинасында автотранспорт чараларын компримацияләнгән табигый газ – метан белән эшләү өчен яңадан җиһазландыру мәсьәләләре буенча предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл узды.

Мэриянең матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев