Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Кырымның Россия Федерациясенә кушылуы уңаеннан бәйрәм чарасы үтте (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сарае каршында Кырымның Россия Федерациясенә кушылуына 10 ел тулу уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, оешма-предприятие җитәкчеләре, студентлар катнашты. Шәһәребезнең үзешчән артистлары бәйрәм концерты оештырды. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов: «Хөрмәтле лениногорскилылар, бүген барыбыз өчен мөһим булган көн. 2014 елның 18 марты тарихка кереп калачак. 10 ел элек Кырым кабат Россия Федерациясенә кушылды. Безнең ил бөек ил, мөмкинлекләр иле. Без илебез белән горурланырга, хәзерге вакытта илебездә тотрыклы хәл булса да, бирешмәскә тиеш. Барыгызны да әлеге шатлыклы көн белән котлыйм», - диде ул. 

Чарага килгән нефть техникумы студентлары да әлеге вакыйганың алар өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы белән уртаклаштылар. Руслан Волков әйтүенчә: «Кырым белән Севастополь элек безнең илнеке булган. Кызганыч, аны Украина иле составына керткәннәр. Һәм менә, ниһаять, Кырым Россия Федерациясе составына кабат кайтты. Бу вакыйга безнең өчен мәңге истә калачак. Мин бик шат. Кырымда бер дә булганым юк, хыялым — анда барып кайту. Аның тарихи һәм истәлекле урыннарында булу. Бәлки, кайчан да булса бу хыялым тормышка ашыр дип уйлыйм», - диде Руслан. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев