Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида күзәтү тәгәрмәче янәдән эшли башлады

Шәһәрдә М.Горький исемендәге паркта күзәтү тәгәрмәче 2020 елның азагында төзелде.



Рөхсәт документларының зур күләмен рәсмиләштерү белән бәйле рәвештә, төрле инстанцияләрдә әлеге объектны дәүләт теркәве һәм аны рәсми рәвештә файдалануга тапшыру кичектерелеп килде.

Әлеге объектны сынап карау шушы елның мартында «ПРОММАШ ТЕСТ»  лабораториясеннән экспертлар чакырып, алар белән үткәрелде.

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары белән аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу Дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан башкарыла.
Гостехнадзорның  Лениногорск районы бүлеге тарафыннан тәкъдим ителгән аттракционга документлар өйрәнелде, кирәкле инвентарь, җиһазлар, күрсәтмә материаллар белән тәэмин итү һәм объектны куркынычсыз һәм авариясез эксплуатацияләү буенча башка моментлар тикшерелде. Башта кешеләр утыртканчы, пассажирлар кабиналары комлы капчыклар куеп, сынап карау үткәрелде, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы Илнур Галимов.

Исегезгә төшерәбез: урман паркында күзәтү тәгәрмәче 10:00 сәгатьтән  20:00 сәгатькә кадәр эшли.

Билет бәясе: зурлар өчен -  200 сум, балалар өчен  150 сум.  7 яшькә кадәр бушлай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X