Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида өлкән яшьтәге гражданнар өчен туклану һәм дару чараларын китерү буенча «кайнар линия» оештырылды

Лениногорскида социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында, ялгыз өлкәннәргә ярдәм оештыру өчен, волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре формалаштырылган.

Бу Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, үз вакытында ярдәм күрсәтүне тәэмин итү эшен оештыру өчен эш төркеме булдыру турында"  боерыкны үтәү йөзеннән башкарыла.

23 марттан Лениногорскида өлкән яшьтәге гражданнар өчен туклану һәм дару чараларын китерү буенча «кайнар линия» эшли башлады. Телефоннар номеры: 8 (85595) 5-24-48, 5-16-14.

Бу төрле вируслы авырулар, күп кеше һәм иҗтимагый урыннар өчен аеруча зәгыйфь булган өлкән кешеләргә баруны минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

 


Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев