Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Медицина десанты” үз эшен тәмамлады

Лениногорскида 8 көн дәвамында Идел буе федераль округының “Медицина десанты” ирекле акциясе кысаларында студентлар район халкына медицина ярдәме күрсәттеләр.

 

Исегезгә төшерәбез: 12 студент 25 гыйнварда безнең муниципаль районга килде. Студентлар Оренбург, Чувашия, Казан дәүләт медицина университетыннан, Казан медицина колледжыннан иде. Алар төрле курс студентлары, араларында 2нче, 3нче һәм 5нче курста укучылары да бар иде.

Булачак медицина хезмәткәрләре 140 авыл кешесенә беренчел һәм тирәнтен диспансеризация үткәрде, дип хәбәр итә үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте. Моннан тыш алар лаборатор тикшеренү өчен анализга кан алдылар, табибларга һәм урта медицина персоналына ярдәм иттеләр, “ашыгыч ярдәм” бригадасы белән чакыруларга бардылар, шәһәр мәктәпләрендә ОРВИ профилактикасы, коронавирус инфекциясе, балалар травматизмы профилактикасы темаларына лекция укыдылар.

Шулай ук студентлар ярдәме белән 110 кеше аноним рәвештә ВИЧка тест узды.

Студентлар нефть музеенда, боз сараенда һәм шәһәр буенча, хастаханә бүлекләре буенча экскурсиядә булды. Мондый проект “Татнефть” ярдәме белән тормышка ашырылды. Компания кирәкле җиһазлар алу өчен, студентларны йөртү һәм аларның яшәү урыны өчен средстволар бүлеп бирде.

Гадәт буенча, медицина десантында бал-рейтинг системасы буенча иң яхшысы билгеләнә. Студентлар арасыннан Илья Михайлов иң күп балл туплаган, ул  Чувашия университетында стоматолог булырга укый.

“Медицина десанты”н җәйгә дә көтәбез, алар киләчәк.

Фотолар: https://vk.com/id578553894?w=wall578553894_1814%2Fall

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев