Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе узды (+фотолар)

Шәһәрнең туган көнендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе узды.

Ел саен республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе үткәрелә. Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш.

Акция дә шуны күздә тота. Аның кысаларында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәпкә баручы балалар өчен портфельләр, канцелярия товарлары алына.

Беренче сыйныфка баручы 97 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельле булды.

Булачак беренче сыйныфларын Татарстан Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова котлады. Васил Шәйхразиев балалардан яттан шигырьләр беләсезме, сөйләргә теләүчеләр бармы, дип сорагач, дәррәү кубып малайлар-кызлар Премьер-министр урынбасары янына чыгып, шигырьләр сөйләп күрсәттеләр.

Акциядә булышкан предприятие-оешма җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев