Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узды

«Лениногорск политехник колледжы» учреждениесе базасында 12-13 сентябрьдә инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» V милли һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы узды.

 

Һөнәри ярышлар өч яшь категориясендә узды: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр.  Конкурс биремнәре берничә модульдән торды, аларны үтәүгә 4 сәгать вакыт бирелде.

Чемпионат Татарстан Республикасының 5 шәһәреннән 15 катнашучыны берләштерде.  Конкурсантларның осталыгын Түбән Кама, Яр Чаллы, Актаныш, Нурлат, Лениногорск шәһәрләреннән 7 эксперт бәяләде. Ярышлар алдыннан барлык экспертлар да әзерлек һәм йомгаклау аттестациясен уздылар.

 Тантаналы шартларда чемпионатның региональ этабын ачу узды. Колледж директоры Рөстәм Минязев катнашучыларны котлады һәм чемпионатта катнашучыларга ярышларда уңышлар теләде.

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев