Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Мәснәви Хәертдинов истәлегенә мемориаль такта куелды

Татарстанның халык рәссамы, шәһәребездә генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгышында рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Мәснәви Хәертдинов истәлегенә мемориаль такта куелды. Ул әлеге бөек рәссамның исемен йөрткән балалар рәсем сәнгате мәктәбе диварына беркетелгән. Тантанага шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республика рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама...

Татарстанның халык рәссамы, шәһәребездә генә түгел, республиканың көньяк-көнчыгышында рәсем сәнгате үсешенә зур өлеш керткән Мәснәви Хәертдинов истәлегенә мемориаль такта куелды.


Ул әлеге бөек рәссамның исемен йөрткән балалар рәсем сәнгате мәктәбе диварына беркетелгән. Тантанага шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, республика рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән килгән танылган рәссамнар, кызы Айсылу, оныгы Камилла һәм аның иҗаты белән кызыксынучылар, якын итүчеләр килгән. Көне дә очраклы түгел. Исән булса, ул көнне рәссамга 91 яшь тулган булыр иде.
- Мәснәви Хәертдиновның безнең шәһәрдә рәсем сәнгате үсешендәге өлеше бәяләп бетергесез. Ул музыка-рәсем сәнгате училищесына, әлеге рәсем сәнгате мәктәбен оештыруда катнашкан, - диде Рәгать Галиәгъзамович.
Рәссам турында истәлекләре белән уртаклашучылар аның гади, тыйнак кеше булуын әйттеләр. Бик күпләргә рәсем сәнгатенә кереп китүгә юнәлеш тә биргән ул.
Әлеге мемориаль тактаны кую теләген рәссамның хатыны Люция ханым (авт. кызганыч, ул аны үзе күрә алмады, гыйнвар аенда мәрхүмә булган) һәм Мәскәүдә яшәүче кече кызы Фәридә белдергән булган. Финанс чыгымнарын да тулысынча үз өстенә алган. Казанда яшәп, иҗат итүче бик күп тарихи һәйкәл, сыннарны тудырган скульптор Мәхмүт Гасыймов бик теләп мемориаль тактаның авторы булырга ризалашкан. Аны ул бакырдан эшләгән.
Хәзерге вакытта рәссамның иҗатын оныгы Камилла Абдуллина дәвам итә, ул балалар рәсем сәнгате мәктәбенең соңгы сыйныфында укый. Мәктәп бүлмәләрен бизәүче бабасы ясап калдырган картиналар - аңа өлге булып торадыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маснави