Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Назаровлар гаиләсендә Алтын юбилей (фотолар)

2 март көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә Валерий Петрович һәм Валентина Борисовна Назаровлар Алтын туйларын тантаналы рәвештә билгеләп узды.

 Илле ел элек Валерий белән Валентина үзләренең никахларын рәсмиләштерә. Инде күп вакыт узган булса да, аларның бер-берсенә булган мәхәббәте, хөрмәте һәм җылы хисләре сүрелмәгән. Чынлап та, Назаровлар гаиләсе барлык буынга да үрнәк гаилә. Матур гадәт буенча юбилярлар Татарстан Республикасы Лениногорск районының гаилә тормышын билгеләп үтүче парларның почет кенәгәсенә кул куйдылар. Бүлек белгечләре аларга нык сәламәтлек, озын тигез тормыш теләп, бүлек җитәкчесе Елена  Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев