Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида оясыннан егылып төшкән ябалак баласын коткарганнар

Аңа исем дә биргәннәр: Юрий Гагарин.

Лениногорскида тимер-бетон эшләнмәләр заводы территориясендәге агачларда ябалаклар гаиләсе оялавын  завод хезмәткәрләре күптән күзәтеп йөргән, аларның монда оя коруның беренче елы гына түгел икән. 

Әни ябалакның 6 баласы барлыкка килүгә дә завод хезмәткәрләре шатланган. Тик күңелсез хәл килеп чыккан: ике ябалак баласы оядан егылып төшкән, хезмәткәрләр ярдәмгә ашыккан. Кызганыч, бер ябалак баласын коткарып кала алмаганнар, үлгән. Икенчесен тартмага салып, гаиләсе янына кире кайтарырга булганнар. Аңа Юрий Гагарин дип исем дә биргәннәр. Дөрес, кошны гаиләсенә кайтару бераз мәшәкатьлерәк эш булган: чөнки агач биек, аның башында оя, ябалакны шунда куяр өчен кран-подъемникны эшкә җиккәннәр. Һәм агачтагы ояга нәни кошны үз гаиләсе янына кайтарганнар.

Фото ЖБИ Лениногорск

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сова болотная ябалак лениногорск шәһәре спасение совы в лениногорске