Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Рәхимов укулары – 2013" китабы чыкты

Күренекле язучы, тарихчы Җәмит Рәхимов истәлегенә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция материаллары китап булып басылып чыкты. Әлеге конференция май аенда Керкәле мәктәбендә узган иде. Анда Казаннан килгән галимнәр, җирле хакимият вәкилләре, шәһәр һәм районның ана теле укытучылары һәм укучылар катнашты. Язучы турында бик күп җылы сүзләр әйтелеп, Җәмит Рәхимовны олы хөрмәт...

Күренекле язучы, тарихчы Җәмит Рәхимов истәлегенә багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция материаллары китап булып басылып чыкты.
Әлеге конференция май аенда Керкәле мәктәбендә узган иде. Анда Казаннан килгән галимнәр, җирле хакимият вәкилләре, шәһәр һәм районның ана теле укытучылары һәм укучылар катнашты. Язучы турында бик күп җылы сүзләр әйтелеп, Җәмит Рәхимовны олы хөрмәт хисе белән искә алдылар.
Конференциянең пленар утырышында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты доценты Роза Гаррапова чыгыш ясаган иде. Ул әйткәнчә, моннан өч ел элек Җ.Рәхимов тууының 75 еллыгында конференция үткән булган. Шундагы чыгышлар, сөйләнгән докладлар китап итеп бастырылган. Ул көнге конференциянекен дә туплап чыгару уе булуы һәм моны булдыру өчен булышырга әзер икәнен әйтте. Тәвәккәл таш яра дигәндәй, Роза Һилаловна җаваплы мөхәррирлеккә алынып, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының редакция - нәшрият советы карары белән китап басылып та чыга.
"Рәхимов укулары - 2013" дип аталган әлеге китапта язучының тулы иҗаты белән таныша алабыз. Укытучылар да, укучылар да аның иҗатын тирәнтен өйрәнеп, анализлаган иде. Алар тулысы белән китапка кергән. Ә укучыларыбыз төрле мәктәпләрдән һәм районнардан. Балаларыбыз язмалары, дөресрәге - уйланулары, фикерләре бүгенге җитәкчеләребез, галимнәребез фикерләре белән янәшә. Китап хәтле китап - кешелек уйлап тапкан алыштыргысыз хәзинәдә олы буын вәкилләре белән бер үк китапта язмасы урын алган һәр укучының тагын бер кат уйланачагы бәхәссез. «Яздым, ә киләчәктә ул абый-апалар кебек үк яши, эшли алырмын микән соң?». Ә язмалар байтак. Эзләнә яшьләребез. Шунысы куанычлы, битараф түгел алар. Китапта Керкәле мәктәбенең ун укучысы язмасы урын алган. Кайсы авыл, шәһәр, республика турында язсалар да, укучылар белемле, иманлы булу турында, яхшы гаиләдә яшәүләре белән бәхетле булулары турында яза. Шулай ук биредә авыллар тарихы да урын алган. Белгәнебезчә, Җәмит Рәхимов авыллар тарихын тирәнтен өйрәнгән кеше. Байтак еллар үтсә дә, "Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе" китабына әледән-әле мөрәҗәгать итәбез, Лениногорск районы энциклопедиясе кебек бит ул.
Әлбәттә инде, әдәп-әхлак, тәрбия төшенчәләре яңгыраган чыгышларны да шушы китаптан укый алабыз. Әлеге җыентык телчеләргә методик әсбаплык булып тора. Гомумән, ул һәр буын өчен дә кирәкле, файдалы булыр, төбәгебезнең асыл затларын бәяләр өчен менә дигән чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Китап