Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида сессиядә шәһәр башкарма комитетына җитәкче сайладылар

Мэриядә шәһәр һәм район Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте.

          Сессиядә б ерничә мәсьәлә каралды: Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау, шәһәр һәм район Уставына үзгәрешләр кертү, реклама конструкцияләрен раслау һәм тагын берничә мәсьәлә.   

Б еренче сорау буенча Лениногорск районы Советы Аппараты җитәкчесе Наил Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына кандидатлар белән таныштырды.   

  Ике кандидатура тәкъдим ителде : Сытдиков Риваль Равил улы – Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы һәм «Лениногорск муниципаль районы»  муниципаль берәмлеге Советы Аппаратының о ештыру бүлеге башлыгы Гобәйдуллин Илдар Әхмәт улы.  

  Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә шәһәр депутатлары бертавыштан Сытдиков Ривал Равил улы кандидатурасын хупладылар, ул Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.   

Сытдиков Риваль Равил улы 1987 елның 2 апрелендә Лениногорск шәһәрендә туа.Югары белемле, Икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлаган. Ике ел инде Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасында .  

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2052793.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев