Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида соңгы биш елда ике бакча төзелде

Соңгы биш ел эчендә шәһәр һәм районда ике заманча яңа балалар бакчасы барлыкка килде. Тагын берсе Тимәштә төзелеп бетәргә тора. Алар - республика программаларының уңышлы эшләп килүе нәтиҗәсе. "Тургай"га яратып йөриләр Шөгердә йөз урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы былтыр көз көне ишекләрен ачып җибәргән иде. - Бакчабыз бик матур, барлык...

Соңгы биш ел эчендә шәһәр һәм районда ике заманча яңа балалар бакчасы барлыкка килде. Тагын берсе Тимәштә төзелеп бетәргә тора. Алар - республика программаларының уңышлы эшләп килүе нәтиҗәсе.


"Тургай"га яратып йөриләр
Шөгердә йөз урынга исәпләнгән өр-яңа балалар бакчасы былтыр көз көне ишекләрен ачып җибәргән иде.
- Бакчабыз бик матур, барлык уңайлыклар тудырылган, балалар да яратып йөри, үзебез дә эшкә бик теләп киләбез, - ди бакча мөдире Сания Якупова. - Баштан салкыннарда өшемәбез микән, дип куркыбрак торган идек, кыш көне бик җылы булды. Беренче катның идәне җылытыла торган, аннан һәр бүлмәдә җылылыкны арттырып һәм киметеп була, бик җайлы.
Әлеге балалар бакчасы - республикада гамәлгә ашырылучы утыз программаның нәкъ менә сабыйларга мәктәпкәчә учреждениеләрдә барлык мөмкинлекләр тудыру, бакчаларга чиратларны булдырмауга йөз тотканы ярдәме белән барлыкка килде. Соңгы биш елда Татарстанда республика бюджеты хисабына 118 яңа балалар бакчасы төзелде, 200 мәктәпкәчә учреждение ремонтланды. Аның чираттагысы Яр Чаллыда 6 июльдә Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.
Шөгердә балаларга өстәмә урыннар булдыру максатыннан тотынганнар әлеге бакча төзелешенә. Моның өчен республика бюджетыннан 101 миллион сум бүлеп бирелгән. Бакча мөдире билгеләп үткәнчә, бүген әлеге бакчага өчтән алып җиде яшькәчә 90 бала йөри. Хәтта шәһәр балалары көнләшерлек мөмкинлекләр бар монда: юл иминлеге бүлмәсе, психолог, логопед кабинетлары, аерым музыка залы, бассейн, ишегалдында спорт мәйданчыгы. Бассейнга бик яратып йөриләр, ди, аннан уенчыклар өр-яңа, алты интерактив такта бар.
Интерактив тактаны тәрбиячеләр бик уңышлы файдаланалар икән, балалар да дәрестә бик кызыксынып утыралар, ди. Яңа-яңа инде, эче һәм тышындагы ачык төсләре генә дә ни тора. Бу бакча Шөгер генә түгел, тирә-як авыл балаларын да үзенә тарта башлаган. Бүгенге көндә Бәкер, Иске Шөгер, Керкәледән әлеге бакчага йөрүче балалар бар икән.
Шәһәрдә -"Чишмәкәй"
Йөз кырык урынга исәпләнгән 14 нче бакча шәһәрнең нефтьчеләр яшәүче 7 нче микрорайонында 2013 елда калкып чыкты. Якты төсләргә бай, заманча бакча - балаларны төрле яклап үстерү үзәге дә һәм ул - шәһәребездә бердәнбер. Әлеге бакча республика средстволарына һәм "Татнефть" булышлыгы белән бик тиз арада төзелде. Аның төзелешенә республика бюджетыннан 155 миллион тотылган.
- Бакчаның якын булуы безнең өчен бик уңайлы, - ди Лилия Шәрипова. - Ике кызыбыз да шунда йөри. Олысы моңа кадәр йөргән бакчага бик авыр ияләште, монда да бик куркып алып килгән идем, беренче көннән үк гел йөргән кебек кереп китте.
Балалар бассейнны бик яраттылар, кайчан була, дип кенә торалар. Аннан быел гына ишегалларына юл иминлеге мәйданчыгы урнаштырдылар - бик кызыксынып кагыйдәләр өйрәнәләр, - ди. Бакчада - җиде төркем, ишегалдында һәр төркем­нең үз мәйданы. Анда бик күп чаралар үтә, шул исәптән тирә-як район тәрбиячеләре катнашында да.
"Карлыгач"ны көтәләр
Тимәштә элек-электән ба­лалар бакчасы икәү иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп булганга, аларны ике бакча гына сыйдырып бетерә алмый башлаган. Шуңа бик начар хәлдәге 35 балага исәпләнгәнен сүтеп, аның урынына яңасын торгыза башлыйлар, монда йөрүче балалар вакытлыча башкасына күчерелгән.
Мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, яңа бакча 120 балага исәпләнгән, ике катлы булачак, аның стеналары әзер инде, бүген түбәсен ябу һәм эчке эшләре башкарыла. Әлеге бакча федераль программа нигезендә төзелә, 76 миллионга төшәчәк. Көзгә өлгертә алу-алмауларын төгәл әйтә алмадылар, тик ни генә булса да, нәни тимәшлеләр яңа бакча - "Карлыгач" бусагасын быел атлап керер, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев