Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск балалар бакчасында гаиләләр ярышты (+фотолар)

Лениногорскиның 25нче балалар бакчасында төрле милләттән булган гаиләләр арасында «Тартмада — халык традицияләре» («Шкатулка народных традиции») конкурсы үткәрелде.

Анда шәһәребезнең 25нче балалар бакчасыннан татар милләтеннән булган Мортазиннар, 26нчы бакчадан мордва милләтеннән Сергеевлар, 23нче бакчадан рус милләтеннән Лобановлар гаиләсе катнашты. Аларны жюри әгъзалары бәяләп барды. 

Конкурс Россия һәм Татарстан республикасы гимннарын тыңлаудан башланып китте. Конкурс 5 өлештән — «Визит карточка», «Үзешчән сәнгать», «Милли кием», «Милли уен», "Милли ашлар«дан торды. 

«Визит карточка» өлешендә һәр гаилә үзенең милләте, гореф-гадәте, традицияләре, гаиләсе белән таныштырса, "Үзешчән сәнгать"тә нинди оста җырлаучы, спортсмен, скрипкада уйнаучы икәнен күрсәтте. Мәсәлән, Мортазиннар гаиләсе өчен конкурска катнашырга килгән Куакбаш авылыннан Мәдинә апа Ялаева үзе үк гармунда уйнап татар халык җыры "Уфтанма«ны бик матур һәм моңлы итеп башкарды.

Лобановлар гаиләсендә дә сәләтле балалар тәрбияләнә. Алар барлыгы җиде бала тәрбияли. Олы кызлары гына килмәгән иде бу көнне. Икенче кызлары скрипкада уйнау түгәрәгенә йөри икән. Ул да үзенчәлекле көйне скрипкада уйнап күрсәтте. Кечкенә малайлары спорт белән шөгыльнә. Грек-рим көрәшенә мөкиббән. Чөнки гаилә башлыгы Константин Лобанов грек-рим көрәше белән мавыга, улларында да бу спорт төренә мәхәббәт уяткан. 

Конкурсның «Милли кием» өлешендә һәр гаилә үз милләтенең киеме турында сөйләде. Мәсәлән, татар халкы киемендә татар орнаментлары төшерелгән күлмәк, камзул, аякка читек, башка калфак киелсә, мордва халкы күлмәк өстеннән «пулай» кия. "Пулай"ны яшь кызлар буй җиткәч һәм олыгайганчыга кадәр кияргә тиеш. Буй җиткәч яшь кызлар аны кимичә ир-атлар янына чыгарга тиеш түгел. Шулай ук, мордва халкына хас орнаментлар белән чигелгән алъяпкыч, «панго» баш киеме киелә. 

"Милли уен"нарга килгәндә, татар халкының «Йөзек салыш» уены белән «Алтын капка» («Золотые ворота») рус халык уеннарында бик теләп катнашты балалар. 

Конкурсның иң татлы өлешендә һәр милләт үзенең милли ризыгы, аны ничек әзерләргә кирәклеге турында сөйләде. Мортазиннар гаиләсе «кош теле», «кыстыбый» пешереп килсә, Сергеевлар гаиләсе «каймак» (татар халкында бәрәңге пирәмәче), Лобановлар гаиләсе чуенда щи ашы, карабодай боткасы һәм коймак пешереп килгән. 

Конкурста катнашучыларны бәяләп барган 11 нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы Фәридә Әхмәтшина барлык катнашкан гаиләләргә рәхмәт әйтеп, «Шундый матур һәм үзенчәлекле үтте Гаилә елына багышланган әлеге чара. Һәр гаилә дә конкурска бик тырышып әзерләнгән. Күңелле булды, вакыт узганы сизелмәде», - диде.

Нәтиҗәдә, Мортазиннар гаиләсе белән Сергеевлар гаиләсе икенче урынга лаек булса, беренче урынны Лобановлар гаиләсе яулады. Аларга истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев