Лениногорскида Татарстан Президенты Олимпия резервы спорт мәктәбе эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига килгәч, трамплиннан сикерү һәм чаңгы ярышлары буенча Олимпия резервы мәктәбендә булды.
Бу спорт мәктәбендә 7 меңнән күбрәк бала укып чыккан, 42 спорт мастеры, спорт мастерына йөздән артык кандидат һәм меңнән артык разрядник әзерләнгән. Мәктәп 1972 елдан бирле эшли.
Мәктәп укучылары Россия һәм халыкара ярышларда призерлар һәм җиңүчеләр булган. Олимпиадаларда ил данын Николай Петрушин, Иван Панин, Данил Садриев (2022 елда ул чаңгыда трамплиннан сикерү буенча команда турнирында көмеш медальгә ия булды) яклады.
Татарстан Президентына объектта уздырылган эшләр турында сөйләделәр. Монда узыш эстакадаларында җәйге ясалма япмаларны, профнастилны һәм чаңгы юлларын алмаштырганнар. К-29 һәм К-48 трамплиннары арасында бугель күтәргече урнаштырылган. Ремонт өчен акчаны «Татнефть» җәмгыяте бүлеп биргән.
Спорт мәктәбенең матди-техник базасын яхшырту өчен К-29 һәм К-48 конструкцияләрен ныгытырга, югары технологияле заманча чаңгы юлы урнаштырырга, мобиль күтәргечләр сатып алырга, кичләрен сикерү буенча күнегүләр уздыру өчен узыш эстакадасын һәм К-29 и К-48 трамплиннарын яктыртуны башкарырга кирәк. Кайбер мәсьәләләр буенча Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп бирүне килештерде инде.
фотолар: https://president.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/8124239.htm һәм Розалия Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев