Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Дамир Исламов каберенә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскига эш визиты белән килде.

Визит барышында ул Украинада махсус операциядә һәлак булган танкист, Россия Герое Дамир Исламов каберенә чәчәкләр салды. 

Россия Президенты карары белән «хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен» өлкән лейтенант Дамир Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танкы экипажы әгъзаларына Россия Геройлары исеме бирелде.

Россия Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Исламов җитәкчелек иткән танк экипажы бронетөркем составында Северодонецк районында Золотое шәһәрендә Украинаның укрепрайонына һөҗүм итә. Россия хәрбиләре мәгълүматларына караганда, Т-72 танк экипажы «Украина хәрби көчләренең биш танкы белән көрәшә һәм дүрт танкны сафтан чыгара». Әмма алга таба һөҗүм иткәндә, танк утка тотыла, экипаж һәлак була.

Дамир Исламов истәлегенә Казандагы бер йортта мурал ясадылар. Якын арада һәлак булган хәрбинең бюстын Танк училищесының Дан аллеясында һәм аның туган шәһәре Лениногорскида урнаштыру планлаштырыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев