Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида торак фондына кагылышлы законнар һәм программаларны үтәүләрне фикер алыштылар

Бу минутларда Лениногорскиның Мәдәният сараенда Татарстан Республикасы законнары мониторингы буенча Комитет утырышы һәм эшлекле киңәшмә уза.

Аңа кадәр комитет әгъзалары шәһәрнең берничә объектында булырга өлгерде.

Беренче булып алар 2019 елда шәһәрнең Куйбышев урамында урнашкан 44 нче йортта узган капиталь ремонт эшләре нәтиҗәсе һәм “Безнең ишегалды” программасының тормышка ашырылуын карап уздылар.  Шуннан соң кунаклар Ленинградская 61 һәм Крупская 2 адреслары буенча үткәрелгән төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

Шулай ук Тукай, Ленин, Шашин урамнары буенча урнашкан өч ишегалдын үз эченә карткән кварталда “Безнең ишегалды” программасының үтәләшен карадылар.Ленин проспектында барган төзекләндерү эшләре дә кунакларда кызыксыну уятты.

Шуннан соң кунаклар Мәдәният сараенда Татарстан Республикасында идарәче компанияләрнең лицензияләнү практикасы һәм күпквартирлы йортларда уртак милекне капиталь ремонтлау сорауларына багышланган утырышта катнаштылар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев