Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тракторчы-машинистка имтихан тапшырдылар

Имтиханнар политехник колледжда узды.

 


 
Лениногорск политехник колледжында юлдан читтә йөрүче моточаралар йөртергә һәм тракторчы-машинист булырга теләүчеләр имтиханнар тапшырдылар.  Бу хакта Лениногорск Гостехнадзор баш инженер-нспекторы Илнур Галимов хәбәр итә.

Имтихан тапшыручылардан машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча, юл кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен  тикшерделәр.

Имтиханга 16 кеше килде. Шуның 14е – имтиханга кертелде. Аларның 13е теоретик һәм практик өлешне уңышлы гына тапшырды.

Курсантларның йөртү күнекмәләрен тиешле категориягә туры килүче техникаларда тикшереп карадылар. Имтиханнарны Гостехнадзорның баш иинженер-инспекторы Илнур Галимов кабул итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тракторист-машинист экзамены на внедорожник

2
X