Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида трамплиннарны ремонтларга җыеналар

Казан Кремлендә үткән брифинг барышында Татарстан Президентының матбугат секретаре Лилия Галимова Лениногорскидагы трамплиннар турында да сүз алып барган.

 

Аның әйтүенчә, Лениногорскида чаңгыда сикерү өчен трамплиннарны ремонтларга яки бөтенләй яңасын төзергә мөмкин, дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез, Лениногорск шәһәре Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 18 яшьлек Данил Садриев Пекиндагы кышкы Олимпиаданың катнаш команда турнирында көмеш призер иясе булды.

Олимпия резервы спорт мәктәбе Лениногорск шәһәрендә 70нче елларда төзелгән, шулай ук 3 трамплин да. Әмма, вакытлар узу белән трамплиннар искерә, ремонт һәм шактый финанс кертемнәрен таләп итә.

Лениногорск трамплиннарын ремонтлау - Олимпия резервы спорт мәктәбе тренерлары һәм спортчыларының күптәнге хыялы. Һәм менә хәзер бу хыялларның тормышка ашуына чын өметләр баглана.

Фото https://tramplin.perm.ru/s-12-po-14-fevralya-2018-goda-v-g-leninogorske-sostoyalos-otkryitoe-pervenstvo-respubliki-tatarstan-po-pryizhkam-na-lyizhah-s-tramplina-i-lyizhnomu-dvoeboryu-posvyashhyonnoe-imeni-zasluzhennogo-rabo/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев