Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида туберкулез авыруы буенча хәл ничегрәк? (табиб сүзе)

24 март һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньякүләм берләшмәләрне 2030 елга туберкулезны юкка чыгарырга чакыра.

 

Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактика чаралары булып торалар. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар "тук кеше туберкулез белән авырмаячак" дип әйтәләр иде. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап булса да еш ашарга тиеш.

 

15 яшьтән флюорография тикшерүе билгеләнә. Олылар флюорографияне 2 елга бер тапкыр үтә. Тик кайбер төркем өчен ел саен узарга кирәк, бу: балалар һәм яшүсмерләр учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен, азык-төлек продуктларын реализацияләү яки транспортлауда катнашучылар өчен, медицина, санатор-курорт учреждениеләре хезмәткәрләре өчен. Елга ике мәртәбә флюорографияне тиз вакытлы хәрби хезмәткәрләр, туберкулез белән контактта торган кешеләр уза.

 Үзвакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә һәм сәламәтләнүгә таба бер адым алга атлау ул.


Туберкулездан саклану өчен специфик һәм специфик булмаган профилактика методлары бар.

Туберкулезны кисәтү өчен ниләр эшләргә кирәк:

•    Йөткерүче кешеләр белән якын мөнәсәбәттән сакланыгыз.
•    Әгәр дә туберкулез белән авыручы кеше сезнең белән бер түбә астында яши икән, бүлмәләрне еш җилләтегез һәм юып торыгыз.
•    Табиб күзәтчелегендә  химиопрофилактика үткәрегез.
•    Ел саен флюорография үтәргә онытмагыз

 

Саннар.
Лениногорск шәһәре һәм районында 54 туберкулез инфекциясе чыганагы исәпләнелә. Актив бактерия бүлеп чыгару белән 18 кеше исәптә тора.

Узган ел туберкулез белән яңа ачыкланган авырулар – 24 кеше, дүрт кеше әлеге авырудан үлгән.

15 яшькә кадәрге балаларда туберкулез авыруы 2017 елдан бирле теркәлмәгән, 2013 елдан бирле яшүсмерләрдә дә күзәтелмәде.

 

Хаҗия Просвирнина, Лениногорск туберкулезга каршы диспансер табибы

Рамилә Мөхәммәдиева, “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев