Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тычкан бизгәге "йокламый"

Лениногорск районында ел әйләнәсендә тычкансыман кимерүчеләр әлеге чирне тарата. Елның төрле айларында авыру йоктыручылар теркәлә.

9 ай эчендә 20 очрак лаборатор рәвештә теркәлде. Шушы елның 9 ае эчендә шәһәр һәм районда тычкан бизгәге авыруының 20 очрагы лаборатор рәвештә теркәлде. Төркем белән йоктыручылар һәм үлүчеләр юк. Авыру йоктыручыларның 17се – шәһәрдән, өчесе – авыллардан. 14 кеше – хезмәткә яраклы, 3 кеше – эшсез, 6 кеше – пенсия яшендә. Гыйнвар аенда 10 очрак, февральдә, августта – берәр очрак, март, апрельдә – өчешәр, сентябрьдә ике очрак теркәлде

Авыру йоктыру урыннары: Лениногорскида – ике очрак, Урдалы, Кузайкино, Мордва Кармалка, Куакбашта берәр очрак, 7 очрак – Лениногорск районнары урманнарында.

 

Рамилә Мөхәммәдиева, Гигиена һәм эпидемиолгия үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев