Лениногорскида тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр

Бөек Җиңү көне алдыннан "Исток-Башлангыч"ның социаль хезмәт күрсәтү белгечләре һәм Тимурчылык отрядының волонтеры тыл хезмәтчәне янында булдылар.

Кургузова Антонина Ивановна - өйдә социаль хезмәтләр ала.

Антонина Ивановна авыр сугыш еллары, аннан соңгы еллар турында сөйләде, фронтта һәлак булган әтисен искә алды.

Белгечләр 16нчы балалар бакчасы нәниләренең видео-котлавын күрсәттеләр, Антонина ханымның күңеле булды. Белгечләр аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1972518.htm

 


Нет комментариев