Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды (фотолар)

Мәдәният сараенда Халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф хезмәткәрләрен музыка белән каршы алдылар. Сәхнәдән алар өчен җыр-биюләр башкарылды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов изге теләкләрен җиткерде, балаларны тәрбияләүгә һәм белем бирүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен әйтте. "Элек-электән укытучыларга хөрмәт зурдан иде. Хәзер үзем дә укытучылар алдында дулкынланам, такта янына чыккан малай төсле хис итәм", - ди ул.

Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин да котлаулар җиткерде.

Бик күп укытучыларга төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң зур хөрмәт, әлбәттә, ветеран-педагогларга булды. Алар янына укучылар килеп, истәлекле бүләк һәм чәчәк тапшырдылар, баш иеп рәхмәт әйттеләр.

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X