Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида узган елда 29 кешедә туберкулез авыруы ачыкланган

24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

 Ел саен әлеге көн уңаеннан халыкны гигиеник тәрбияләү, авыруны профилактикалау буенча айлык уза, мәктәпләрдә, предприятиеләрдә, авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрелә.

Профилактика һәм аңлату эше хәзер дә мөһим юнәлеш булып кала бирә, чөнки Лениногорскида ел саен яңа авыручылар ачыклана. Татарстан Гигиена һәм эпидемилогия үзәгенең Әлмәт филиалы табибы Рамилә Мөхәммәдиева 2023 елда 29 лениногорскилыда туберкулез ачыклануын хәбәр итә.

Статистикага күз салсак, 2020 елда – 15 кешедә, 2021 елда –16,  2022 елда – 21. Күргәнегезчә, яңа авыручылар ачыклана, арта тора.

“Лениногорск районында 35 кеше туберкулез инфекциясе буенча эпидемиологик исәптә тора. 5 кеше әлеге авырудан вафат та булган. Балалар һәм яшүсмерләр арасында 2013 елдан бирле авыру очраклары теркәлгәне юк”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева.  

Аның әйтүенчә, яңа ачыкланган авыручыларның унбишенең яше –18дән 49га кадәр, 8 кеше – 60 яшьтән өлкәнрәк. “Куркыныч зонада эшкә яраклы кешеләр тора.  Авыручыларның ундүртесе – беркайда да эшләми, 8 кеше – сәүдә, коммуналь хуҗалык өлкәсендә, транспорт, промышленность предприятиеләрендә, 4се – пенсионерлар, 1се – мигрант һәм 1 кеше – декрет ялында”, - ди Рамилә Харрасовна.  

Яңа ачыкланган 29 авыручының 20се – шәһәрдән, 9ы – авыл җирлекләреннән. Әлеге 29 кешенең 22 очрагында авыру флюорографик тикшеренүдә ачыкланган, 5 очракта “риск” төркеменә керүчеләрне тикшергәндә ачыклана.

Авыруны иртә стадиядә ачыклау максатыннан, кешеләргә туберкулезга профилактик тикшерүләр үткәрелә.

“Үпкә туберкулезын диагностикалауның төп ысулы булып 15 яшьтән өлкәнрәк булганнарның күкрәк читлеге органнарын флюорографик тикшерү тора, - ди Лениногорск туберкулезга каршы көрәш диспансеры табибы Зөлфирә Хәмитова. – 2023 елда Лениногорск районында 38 мең 385 кеше флюорографик тикшерү үткән. Бу үтәргә тиешле халыкның 99,1 проценты. Балалар һәм яшүсмерләрдә иммунодиагностика инфекцияне иртә стадиядә ачыклау өчен үткәрелә. 12 айдан алып 18 яшькә кадәр, Манту, Диаскинтест үткәрелә”, - ди табиб.

Табиб Зөлфирә Хәмитова әйтүенчә,  туберкулин һәм Диаскинтест вакциналар түгел. “Бу диагностик препаратлар, куркынычсыз кулланып була. Катлаулы нәтиҗәләргә китерми 2023 елда Лениногорск шәһәрендә һәм районында әлеге диагностиканы 97,52 процент үткәннәр (2022 елда - 99,56% тәшкил итте)”, - ди ул.

Табиб БЦЖ прививкасы ясалмаган балаларның да туберкулез йоктыруга дучар булуын әйтте. Әти-әниләре, якыннарының даими рәвештә флюорография үтеп тикшеренмәве дә сабыйлар авыруына сәбәп була ала. 2023 елда 9 ана үзләренең яңа туган сабыйларына бала тудыру йортында вакцина ясаудан баш тарткан.

 

Розалия Мостафина.

Тулырак "Заман сулышы" газетында, 22 март санында.

фото: Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев