Реклама
Лениногорск ЗАГС бүлеге белгечләре узган 2020 елга йомгак ясадылар.
2020 ел башыннан бирле Лениногорск районында барлыгы 638 сабый тууы теркәлгән. Шуларның 330ы кыз һәм 308е ир бала, шул исәптән 3 пар игезәкләр.
Елның иң популяр исемнәре: Тимур, Арслан, Тимофей, Азиза, Ева һәм Яна. Малайлар өчен сирәк исемнәр – Мирон, Мирлан, Даян, Әгъзам, кызларда – Есения, Рамина, Асель, Мия.
Ел дәвамында 393 пар никахларын законлаштырды. Иң популяр туй айлары, гадәттәгечә, август һәм сентябрь булды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз