Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ВИЧ - инфекциялеләр арта гына бара

ВИЧ-инфекция дигән заман афәте белән ничек көрәшергә? Аны йоктырмас өчен нинди чаралар күрергә? ВИЧ-инфекция һәм туберкулез белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында сүз шул хакта барды. Республиканың бер газетында быел Лениногорскида ВИЧ-инфекция йоктыручыларның яңа очраклары әзрәк теркәлгән дип укыгач, димәк, аның көрәшү ысулы табылган икән дип шатланган идем. Ләкин иртәрәк...

ВИЧ-инфекция дигән заман афәте белән ничек көрәшергә? Аны йоктырмас өчен нинди чаралар күрергә? ВИЧ-инфекция һәм туберкулез белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында сүз шул хакта барды.
Республиканың бер газетында быел Лениногорскида ВИЧ-инфекция йоктыручыларның яңа очраклары әзрәк теркәлгән дип укыгач, димәк, аның көрәшү ысулы табылган икән дип шатланган идем. Ләкин иртәрәк булган. Баш табиб урынбасары Рамил Гаязов саннар китергәч шуңа төшендем: башка еллар белән чагыштырганда гына берникадәр азаю сизелә икән. Чынлыкта, Лениногорск республикада һаман өченче урында. Безнең күрсәткечләр, уртача республиканыкы белән чагыштырганда, 2 тапкырга диярлек күбрәк.1 декабрьгә әлеге афәт белән авыручы 399 кеше исәптә тора. Үткән ел 63 кеше (54е шәһәрдә, 9ы - районда) яңа "йөртүче" теркәлсә, быелның 11 аена андыйлар - 55 (44 е - шәһәрдә, 11е - авылларда). Саннар куркыныч. Соңгы 5 ел эчендә вирусны җенси мөнәсәбәт аша йоктыручылар саны аеруча арткан. Мисал өчен, быел исәпкә алынган 55 ВИЧлының 25 е хатын-кыз һәм аның 73 проценты җенси юл аша "эләктергән". Бу авыруны йөртүче гүзәл затларның 85 проценты 20-49 яшьлекләр, яисә бала табу яшендәгеләр. Аларның күпчелегендә ВИЧ нәкъ менә йөклелеккә узып, исәпкә басарга килгәч ачыклана да икән. Шул рәвешле үткән ел - 22, быел 24 хатын-кыз йөклелек буенча исәпкә алынган. Әлбәттә, андый аналардан йөз процент авыру бала туачак дигән гыйбарә дөрес түгел. Ана тиешле дәвалану курслары алганда, баланың сәламәт туу мөмкинлеге бермә-бер арта. Ә ул арзан түгел: ВИЧ-инфекция СПИДка әверелмәсен өчен организмны тотып торучы препарат, дарулар елга бер кеше өчен 125-160 меңгә төшә икән. Шул рәвешле генә вирус йоктыручының гомерен озынайтырга була.
Социаль статусларына килгәндә, аларның 43 проценты - эшсезләр, 40ы - эшләүчеләр. ВИЧлыларның күбесе вахта ысулы белән эшләгәнгә, табиблар аеруча борчыла. Чөнки айлар буе өендә тормаучыларның авыруны таратуы бермә-бер арта. Шулай ук вирус йөртүчеләрнең 50 процентка якыны 30-39 яшьлекләр булуы да киләчәк өчен куркыныч тудыра.
Баш нарколог Владимир Баганов ВИЧның, шулай ук, наркоманнар авыруы булып калуын инкарь итми. Исәптә торучы 221 кешенең 87 се әлеге вирусны йөртүче. Ул да, эпидемиологлар белән беррәттән, соңгы вакытта замана афәтләре торган саен гүзәл затларны күбрәк сайлавын ассызыклады. Наркологик исәпкә алынучылар арасында елдан-ел хатын-кызларның артуын дәлилләүче саннар китерде.
Туберкулез ВИЧ-инфекциялеләрнең үлеменә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Быел гына да әлеге йогышлы авыруларның икесен дә йөрткән 11 яңа "йөртүче" исәпкә алынган. Ел саен туберкулез белән авыручыларның саны арта гына баруын Лениногорскиның туберкулезга каршы көрәш диспансерының баш табибы Булат Хәмитов саннар китереп дәлилләде.
Тормыш алга барып, галимнәр әллә нинди глобаль ачышлар ясап, Нобель премияләре алса да, ВИЧны дәвалый торган дару уйлап таба алмыйлар. Ул - үлемгә китерүче авыру. Аны кисәтүнең бәлки башка юлларын да эзләп карарга кирәктер. Традиционнарының көткән нәтиҗә бирмәве саннарда ачык чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ВИЧ

2
X