Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Володиннар гаиләсен котладылар

19 сентябрьдә Лениногорскида Володин Александр белән Муза Михаиловна гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.

 

Аларның бергә гомер итүләренә - 35 ел. Мәрҗән туйларын билгеләп үттеләр. Александр Анатолий улы -шагыйрь, композитор һәм башкаручы, ә Муза Михаил кызы – мәгариф буенча педагог-оештыручы.

Юбилярлар мәхәббәт һәм татулыкта яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр һәм үсеп килүче буынга үзләренең  тормыш тәҗрибәсен тапшыралар. Бу көнне Володиннар туганнары һәм якыннары исеменнән  күп җылы сүзләр һәм теләкләр кабул итте. Традиция буенча алар  юбилярларның мактаулы китабына үз имзаларын куйдылар.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев