Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырдылар

Бүген Лениногорск шәһәренең 7нче микрорайонында 108 фатирлы социаль ипотека программасы буенча яңа йорт кулланылышка тапшырылды.


7нче микрорайон яшь гаиләләр, нефтьчеләр районы ул. Яңа йортлар бу тирәдә шактый. Менә бүген тапшырылган  тугыз катлы яңа йортта “Татнефть” Компаниясе “Лениногорскнефть” идарәсенең 41 хезмәткәре яшәячәк. Дүрт подъездлы йорт Достоевский урамы, 18нче йорт адресы буенча урнашкан.

Янәшәдә генә балалар бакчасы, уен мәйданчыгы, балалар паркы бар. Моннан тыш йортның цоколь өлешендә полициянең терәк пункты урнашкан. Димәк, куркынычсызлык ягыннан да борчыласы юк.


Фатир алучыларны шатлыклы, көтеп алынган вакыйга белән Лениногорск районы башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов котлады. Алар социаль ипотека программасына зур өмет баглауларын, гаиләләр өчен зур ярдәм икәнен әйттеләр.

“Йорт ишегалдында балалар мәйданчыгы ясалган. Балалар тагын да артып, ишегалды балаларның шат авазыннан тынмасын, күршеләр белән дус-тату булып яшәгез”, - диделәр.

Әлбәттә, рәхмәтнең иң зурысы – төзүчеләр тарафына юлланды. Йортның инвесторы – Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Заказчигы – “Татнефть” җәмгыяте. Йортның подрядчигы “Арслан” җәмгыяте.


Ачкычлар тапшыру тантанасына яңа фатир алучылар, аларның шатлыгын бүлешергә дуслары, туганнары, якыннары килгән иде. Фатир ачкычларын кулларына алып, кызыл тасма киселгәннән соң, барысы да тизрәк эчкә үтеп, фатирларны күрергә ашыкты. Вәлиуллиннар гаиләсе икенче каттагы ике бүлмәле фатирлы булды. Гаилә хуҗасы Нәфис Вәлиуллин нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшли, хатыны Гөлнара бюджет системасында. 
-    Без бу көнне түземсезлек белән көттек. Ниһаять, безнең үз фатирыбыз булды. Моңарчы 5 елдан артык кеше фатирында “снимать” итеп яшәдек. Фатир бик ошый, барысы да уйлап эшләнелгән. Иң мөһиме – индивидуаль җылыту системасы куелган. Обойлар зәвык белән сайланган. Бүлмәләр дә зур, иркен. Улыбыз Әмир рәхәтләнеп бер бүлмәдән икенче бүлмәгә кереп, йөреп уйнаячак. Яңа елны үз фатирыбызда якыннар, дуслар белән каршылаячакбыз, - ди алар. 


Фатирлар тулысынча әзер. Сантехника, газ плитәсе, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр исәпләгечләр урнаштырылган, ике контурлы җылыту  котелы куелган.

 

Розалия Мостафина,

Розалия Мостафина һәм Айсылу Габбасова фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев