Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче әфганчыларга медаль тапшырылды

Дусларның үлемен, туплар шартлавын беркемгә күрергә язмасын дип тели, хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәп кайткан Рафик Галимов. Ул Керкәледә яши, без аның белән медаль тапшыру тантанасында сөйләшеп киттек. Әфганстанда сугыш бетүнең 25 еллыгына багышланган медаль тапшырдылар үзенә. Ә аның кебекләр безнең шәһәр һәм районда бик күп булып чыкты. 169 кешенең...

Дусларның үлемен, туплар шартлавын беркемгә күрергә язмасын дип тели, хәрби бурычын Әфганстан җирендә үтәп кайткан Рафик Галимов.


Ул Керкәледә яши, без аның белән медаль тапшыру тантанасында сөйләшеп киттек. Әфганстанда сугыш бетүнең 25 еллыгына багышланган медаль тапшырдылар үзенә. Ә аның кебекләр безнең шәһәр һәм районда бик күп булып чыкты. 169 кешенең күкрәген бизәп торачак әлеге медальләр. Бер төркеменә тантаналы чарада тапшырылса, килә алмаганнарына медальләрне хәрби комиссариатта тапшырачаклар.
Әңгәмәдәшем армиягә 1982 елның март аенда китә һәм ике айдан алар часте Әфганстан җиренә кертү турында боерык ала. Алар Әфганстанның Таликан провинциясендәге кишлакларның берсенә кертелә.
- Анда килгәч, мине иптәшләрем белән танкчы төркеменә билгеләделәр. Төрле хәрби операцияләрне озата йөрдек. Күбесенчә, хәрби колонналарны саклап барырга туры килде. Бервакыт колоннаны озатып кайтканда, душман капкынына эләктек. Яшьләр бит бөтенебез дә, кулда автомат булса да, чын кешегә аткан булмады, ләкин бу операциядә душманга каршы ут ачарга мәҗбүр булдык. Бераздан соң пограничниклар ярдәмгә килеп, безне бу ловушкадан коткарды, - дип искә ала ул.
Күп кыенлыклар кичерергә туры килә ул сугыш солдатларына. Тәүлекләр буе йокламыйча сакта да торалар, иптәшләрен югалту ачысын да татыйлар.
Армиягә Рафик абыйны әти-әнисе озатып кала, тик кайтканда әтисе гүр иясе була инде. Туган-тумачалары белән хатлар аша хәбәрләшеп тора, әнисен борчырга теләмичә, куркыныч хәлләр турында бик язмый. Авылга кайткан егетне сагынып, бик җылы каршы алалар, исән-сау әйләнеп кайтуына сөенәләр. Хәзер ул "Ялтау" агрофирмасында оператор-машинист булып эшли.
- Ул елларда без күргән сугышны хәзерге солдатларга күрергә-ишетергә язмасын, туплар шартлавы мәңгегә тукталсын иде, - ди ул.
Сугышчы-интернационалчыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде.
- Киләчәк тормышта да көчле булып, балаларыгыз һәм оныкларыгызга үрнәк булып яшәгез, - диде ул ветераннарга медаль тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Афган