Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өлкән яшьтәге лениногорскилы алдакчыларга ышанып 15 меңеннән мәхрүм калган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 73 яшьлек лениногорскилы үзен алдаулары турында хәбәр итә.


Аның әйтүенчә, банктан дип шалтыратучыларга ышанып, банк картасының номерын да, карта артындагы өч цифрны да әйтеп биргән. Нәтиҗәдә, 15 мең сумнан “җилләр искән”.

Шунысын да әйтергә кирәк: пенсионерга берничә мәртәбә шалтыратканнар, дивидентлар вәгъдә иткәннәр, имеш, башкалар аңардан башка кредит рәсмиләштергән дип сөйләгәннәр. Шуннан әлеге ханым мошенниклар икәненә шикләнә башлаган. Тик соңыннан барыбер аларның корбаны булган, карта номерларын әйтеп биргән.

Әгәр банк картасы белән проблема килеп чыга икән, банкның клиент хезмәтенә шалтыратыгыз. Картаның икенче ягында телефон номерлары бар.

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев