Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Мират Йосыпов 95 яшен билгеләп үтте

Мират Йосыпов - 11 бала тәрбияләнгән күп балалы гаиләдә туган.

Йосыпов Мират Зиатдин улына -  95 яшь. Ул Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Сырышбаш авылында туган. 11 балалы гаиләдән  ул.

Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшләгән. 1948 елда Уфа геологоразведка техникумын тәмамлый һәм Лениногорск шәһәренә «Татнефтегеофизика» предприятиесенә җибәрелә. Ул күп еллар георазведкада эшли, фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, күп кенә җитәкчеләр өчен остаз булып тора.

Хатыны белән 75 ел гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр, бер уллары физика-математика фәннәре кандидаты, ә икенчесе биология фәннәре докторы. Ветеранның 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул бик күп бүләкләргә, исемнәргә лаек булган. Мират Зиатдинович "ТАССрның атказанган нефтьчесе", "РСФСР атказанган геологы" исемнәренә лаек.

Ветеранны юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТНГ-Ленгис җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге вәкиле һәм ТОС рәисе урынбасары котладылар.

Гөлфирә Мәҗитовна ветеранга нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм бүләкләр, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2051967.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев