Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Камил Идрисовны 90 яшьлеге белән котладылар (фотолар)

Лениногорскида яшәүче Идрисовлар гаиләсендә бүген тантаналы көн. Гаилә башлыгы – Камил Харисовичка 90 яшь, хатыны Саимә апа белән бергә яшәүләренә - 61 ел.

 

 

Районыбызның Мөэмин-Каратай авылында туып-үскән әлеге гаилә ихтирамга, хөрмәткә лаек. Әле Камил агага туксанны биреп тә булмый, егетләр кебек (күз тимәсен), күзе күрә, колагы ишетә. Машинаны да  соңгы 3-4 елда гына йөретми башлаган. “Мин шундый яхшы булганга, ул егетләр кебек”, - дип шаяртып та алды Саимә апа. Дөрес тә әйтә, гаиләдә бергә килешеп, тынычлык саклап яшиләр алар. 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге көндә 9 онык, 13 оныкчыклары бар. “Бөтенесе берьюлы килсә, фатирга да сыймыйбыз”, - диләр.
“Безнең әти бик сабыр, һәр сүзен уйлап әйтә. Бер генә әйтә ул”, - ди кызлары.

Камил Харисович авыр елларны күреп үскән. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Авылда ат белән тырмалауда эшләгән. 18 яшьтә ФЗУга китә. Армиядән кайткач, Лениногорскига килеп урнаша һәм 40 елга якын СУМР предприятиесендә шофер булып эшли.
-    Башта эшчеләрне вахтада йөреттем, аннан автобуска утырдым. Экскурсияләргә алып бара идем. Шунлыктан Россиянең бик күп шәһәрләрен күрергә туры килде, - ди Камил ага.
Кызлары аңа кушылып, әти безне дә экскурсияләргә алып бара иде, диләр.

Камил Идрисовны гомер бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова килде. Ул җылы котлау сүзләре ирештерде, алга таба да шулай икәү бергә озын гомер итегез, диде. Аның әйтүенчә, гыйнвар аенда гына шәһәр һәм районда 27 кеше 90 яшьлеген билгеләп үтә икән. Гөлфирә Рафикова Россия Президенты В. Путинның котлау хатын тапшырды, район башлыгы исеменнән бүләк бирде.

Шулай ук юбилярның элек эшләгән урыныннан – УТТ предприятиесеннән профкомнан һәм ветераннар советыннан килделәр, алар да җылы теләкләр әйтеп, бүләк тапшырдылар.
Идрисовлар гаиләсенең үзләрен хөрмәт итүләренә күңеле булды, барысына да рәхмәт сүзләре әйттеләр.

 

Әлеге гаилә турында тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз.

Розалия Мостафина
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев