Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Хәҗәр Хәсәновага 95 яшь тулды

Ул үзе Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Сугыш башланганда аңа 14 яшь була. Абыйсы сугышка китә, ә апасын Казанга заводка алалар. Башка балалар, яшүсмерләр белән бергә Җиңүне якынайтыр өчен эшли башлый.

“Үзебез ач булсак та, фронтны беренче чиратта кайгырттык. Булдыра алганча ярдәм күрсәттек. Тизрәк дошманны җиңсеннәр иде дип тели идек”, - дип искә ала Хәҗәр әби.


Сугыштан соң да колхозда эшләвен дәвам иткән. “1941-1945 елларда данлы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән.
Хәзерге вакытта ул балалар, оныклар хөрмәтендә яши.

Оныкчыклар да аның шатлыгы булып тора.

Хәҗәр Хәсән кызы Хәсәнованы 95 яше белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рафикова котладылар. Бүләк һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырдылар.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2084465.htm фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Хәҗәр Хәсәновага 95 яшь тулды