Лениногорскида яшәүче тыл хезмәтчәне Мәгъзүмә әбигә – 90 яшь
Тәтеш районы, Бирәңге авылында туып-үскән, 1956 елдан бирле Лениногорскида яшәүче Мәгъзүмә Гыйният кызы Сәйфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
Юбиляр башта шәһәребезнең СМУ-61 оешмасында төрле эшләр башкара. Аннан соң, лаеклы ялга чыкканчы, унсигез ел, “Кошчылык” фабрикасында хезмәт куя.
Мәгъзүмә әби тормыш иптәше Сәгыйть (мәрхүм) белән ике кыз һәм бер малай тәрбиялиләр. Бүген ул дүрт онык һәм бер оныкчыкка кадерле әби.
- 90 яшемә кадәр җитәрмен, дип һич уйламаган идем. Без бит бер кисәк икмәккә дә тилмереп үскән буын, Аллаһы Тәгалә гомернең озынын насыйп иткән күрәсең, - ди юбиляр.
Балачагы, яшьлеге авыр елларга туры килсә дә, күңел көрлеген югалтмаган ветеран Россия Президентының Котлау хатын һәм Лениногорск муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәеновның истәлекле бүләген шатланып кабул итте.
Текст һәм фото:Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев