Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Язгы изгелек атнасы” акциясе башланды

20сеннән 27 апрельгә кадәр Татарстанда "Язгы изгелек атнасы" ирекле акция старт алды. Аның төп максаты - республика халкын, бигрәк тә яшьләрне, изге эшләр эшләргә тартырга, төрле иҗтимагый мәгьнәле проблемаларны чишүгә җәлеп итәргә. Татарстанның районнарында бу акциягә кагылышлы төрле флешмоблар үткәрелә. Ул төрле темаларга багышланган булачак. Мәсәлән: "Яхшы көн башлап җибәрү",...

20сеннән 27 апрельгә кадәр Татарстанда "Язгы изгелек атнасы" ирекле акция старт алды.
Аның төп максаты - республика халкын, бигрәк тә яшьләрне, изге эшләр эшләргә тартырга, төрле иҗтимагый мәгьнәле проблемаларны чишүгә җәлеп итәргә.
Татарстанның районнарында бу акциягә кагылышлы төрле флешмоблар үткәрелә. Ул төрле темаларга багышланган булачак. Мәсәлән: "Яхшы көн башлап җибәрү", "Дуслык көне", ""Георгий лентасы", "Яхшы сүз көне", "Яхшы гамәлләр көне", "Минем гаиләм. Ягымлы фото" һәм башкалар.
Акция "Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр" дип аталган девиз астына үтә.
Лениногорск районы мәктәпләрендә бу акциягә кагылышлы эшләр башланып китте инде. Мәсәлән, 6 нчы мәктәп укучылары сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә ярдәм иткәннәр, Керкәле, Кирлегәч, Зеленая Роща авылы мәктәпләрендә китап күргәзмәсе үткән, Сугышлы авылы мәктәбе территориясенә укучылар чыршы утырткан, Иске Иштирәк авылы мәктәбе укучылары Билгесез солдат һәйкәле территориясен тәртипкә китергән, дип хәбәр ителә мәктәпләр сайтында.
21 апрель көнне Лениногорскиның Үзәк мәйданы территориясендә акциягә багышланган флэшмоб узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: неделя весенних добрых дел