Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида язучы Рәмзия Габделхакова белән очрашу кичәсе узды (фотолар)

Шәһәрнең Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә җылы, күңелләрдә калырлык очрашу кичәсе үтте. Безгә кунакка язучы Рәмзия апа Габделхакова килде.


Китапханәнең залы тамашачылар белән тулды. Бирегә Рәмзия апаның иҗатташ дуслары, классташлары, “Чишмә” берләшмәсе язучылары, шагыйрьләре, Рәмзия апаның иҗатын яратучылар, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелды.

“Чирмешән районында туып-үссә дә, хәзерге вакытта Әлмәттә яшәсә дә, без аны үзебезнеке, Лениногорскиныкы дип саныйбыз”, дигән сүзләр яңгырады кичәдә. Бу чыннан да шулай. Язучы Лениногорскига яшьлегенең иң матур чагында килә, 20 яшьтә. Биредә “Заман сулышы”, “Яшьлек иле” газетларында эшли, шигырьләр, хикәяләр яза башлый. Лениногорскида яшәгәндә аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирәләр.

Кичә барышында Рәмзия Габделхакованың булып узган туган көне, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия алуы белән котлаучылар бик-бик күп булды. Шәһәр  башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Рәгать Хөсәенов исеменнән котлаулар җиткерде, аңа киләчәктә уңышлар теләде.

Рәмзия апаның шигырьләрен “Айсылу” балалар театрына йөрүче малай-кызлар матур итеп сөйләделәр. Яшьләр театры аның “Иншардагы мәхшәрләр” исемле хикәясен сәхнәләштерде (режиссеры – Зөмәрә Шәрәпова).

Рәмзия Габделхакованың күптән түгел “Канатсыз очыш” китабы дөнья күрде. Әлеге китапны беренчеләрдән Зилә Мөдәррисова укыган. Ул китаптан өзекләр белән таныштырды. Барысының да китапны алып укыйсы килә башлады. Тик әлегә китапханәләргә кайтып җитмәгән.

Кичәдә җыр-моң, шигърият бер дә тынмады. Рәмзия апа үзен шулай җылы итеп каршылаганнары, хөрмәтләгәннәре өчен зур рәхмәтен әйтте.


Розалия Мостафина
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев