Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида йөзенче пар никахлашты (фотолар)

5 июнь көнне ЗАГС бүлегендә бу елның 100нче пары никахларын рәсмиләштерде. Ике яшь йөрәк – бу көннән бер фамилия белән йөрүче Киселёвлар гаиләсе.


ТАССР оешуның 100 еллыгында 100нче булып никахларын теркәгән Валентин һәм Элина Киселёвлар шәһәребез һәм республика тарихына кереп калачак. Истәлекле дата билгеләп үтелгән елда алар яңа тормышка аяк бастылар, нәкъ менә бу елдан алар үзләре өчен яңа булган статуска ия булды.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегалләмова яшь парларның никахларын теркәп, аларны законлы ир белән хатын дип игълан итте. Яңа туган гаиләгә 100нче номерлы “юбилей” акт язмасы теркәлгән  язылышу таныклыгы тапшырылды.

Киселевларны гаилә корган тантаналы бәйрәмнәре белән котларга район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килгән иде. Ул яшь парларга бүләк тапшырып үз теләкләрен дә ирештерде: “Бүген сезнең өчен бик әһәмиятле вакыйга, сез яңа тормыш башлыйсыз. Шушы зур адымга баруыгыз белән котлыйм, озын, бәхетле гомер итүегезне, матур-матур балалар үстерүегезне телим. Никахыгызның 100нче булып теркәлүе сезгә аерым җаваплылык та өсти. Бу тарихи мизгел олы, матур юлның башы булсын иде.”

Яшь парлар беренче тапкыр бер-берсе белән 9нчы сыйныфта укыганда танышканнар. 4-5 елга якын очрашып йөргәннәр. ЗАГСка гариза язганда булачак ир белән хатын никахлары шундый әһәмиятле датага туры килер дип уйлап та карамаганнар.

Валентин һәм Элина өчен 100 пар булу дәрәҗәле дә, шул ук вакытта көтелмәгән хәбәр дә булган. Бу турыда алар тантанага бер көн кала гына белгәннәр.

 

Гөлназ Хәйретдинова

автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев