Лениногорскида торбалар цехында бәхетсезлек очрагы 25 гыйнварда килеп чыккан.
Бу хакта "Татар-информ" яза.
Чайковский урамында урнашкан предприятие цехларының берсендә башнялы краннан бәйләнгән металл торбалар өзелеп китә. Аскы якта булган 54 яшьлек комплектовшица хатын-кыз әлеге торбалар астында кала һәм шунда ук җан бирә.
"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, әлеге очрак - хезмәтне саклау кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре прокуратура контроленә алынган.
фото: прокуратура Лениногорска.
Нет комментариев