Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы объектлар Россия Дәүләт Думасы депутатына ошады

-    Лениногорск шәһәренә килгән саен миңа яңа объект, төзелеш бара торган учреждениеләрне күрсәтәләр, күп эшләр эшләнгәне күренә, - диде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин шәһәргә эшлекле визит белән килгәч.


Визит шәһәрдәге объектлар белән танышудан башланды. “Юбилейный” паркы хәзер тагын матурайган, мәйданчыклар барлыкка килгән. “Без бу паркны берничә этапта төзекләндерергә дип планга керттек һәм шәһәрдә узачак чараларның төп урыны булып торачак”, дип таныштырды район башылыгы Рәгать Хөсәенов депутатны озатып йөргәндә.

Паркта яңа скейт-мәйданчык ясалган. Бер якта спорт тренажерлары, барысы да куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып башкарылган, йомшак өслек тә (покрытие) куелган. Шулай ук шахмат уйнар өчен мөмкинлек бар. Өстәлләрнең өске өлеше – шахмат  тактасы кебек. Эскәмияләре белән шундый берничә өстәл бар. Парк, чыннан да, бик матур килеп чыккан, яңа дизайнда, яңа стильдә.

Мондагы үзгәрешләрне 6 ноябрь көнне килеп күрә аласыз, ул көнне сәгать 11дә бәйрәм узачак.


Шәһәрдә күптән түгел капиталь ремонттан соң ачылган үзәк район хастаханәсе поликлиникасындагы үзгәрешләрне дә ошатты депутат Равил Хөснуллин. Поликлиникадагы кабинетларны кереп карады, табиблар белән аралашты, беренче катта холлга куелган белешмәлек өстәлләр белән танышты.


Мэриядә депутат Равил Хөснуллин  авыл җирлеге башлыклары, беренчел оешмаларның серетарьларе белән киңәшмә үткәрде. Депутат Дәүләт Думасының федератив төзелеш һәм җирле үзидарә сораулары буенча комитет әгъзасы булып тора, шунлыктан аңа җирле үзидарәгә кагылышлы борчу-проблемалар таныш. Ул чыгышында яңа пенсия реформасына, дәүләт телләренә, җирле үзидарә эшчәнлегенә кагылды, алда  торган планнар белән таныштырды. Кайбер сорау-мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.

Розалия Мостафина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев