Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы янгын турында өстәмә мәгълүмат һәм фотолар

Лениногорскида 10 мартта чыккан янгын турында хәбәр иткән идек. Шушы янгын турында өстәмә мәгълүматны "татар информ" агентлыгы сайты яза.

Лениногорскида дүрт катлы йортта чыккан янгында 80 яшьлек әбинең гомере өзелгән. Фатирдагы янгын электр сәгатендә кыска ялганыштан башланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

66нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләрен каршы алган кешеләр хуҗабикәнең өйдә булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр махсус корал ярдәмендә фатир ишеген ачып кергән һәм идәндә яткан хатын-кыз мәетенә юлыккан. 80 яшьлек әбине урамга алып чыгып, ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Табиблар әбинең үлемен раслаган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, күпсанлы кием-салым һәм тукымалар саклана торган кладовкада электр приборларында (сәгать яки электр яктырткычы) кыска ялганыш хасил булган. Янгынның мәйданы 1 квадрат метр тәшкил иткән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/11/182348/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев