Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы яшь әниләр декрет ялын бушка уздырмый, яңа һөнәр үзләштерә

“Демография” илкүләм проекты кысаларында яшь балалы гаиләләргә төрле дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелә. Шуларның бер юнәлеше – декрет ялында утыручы әниләргә бушлай һөнәр үзләштерү мөмкинлеге.



Өч яшькә кадәрге бала карау чоры вакытында еш кына әниләр үзләре өчен  яңа мөмкинлекләр ача. Кемдер иҗат белән шөгыльләнә, кемдер тәм-томнар пешерә башлый, ә кемдер яңа һөнәргә өйрәнергә ашыга.  

Яшь әниләргә яңа белгечлеккә өйрәтү яисә квалификацияне күтәрү юнәлешендә “Демография” проекты да зур ярдәм итә. Аның кысаларында Лениногорскиның Мәшгульлек үзәгендә декрет ялында утыручы хатын-кызлар өчен махсус уку курслары оештырылган.
2020 елда машина йөртүчелеккә укырга теләк белдергән 55 яшь әни курсларга йөри башлаган. Барлыгы өч төркем оештырылган. Икесе март аеннан, тагын берсе май аенда укый башлаган.

Шундый яшь әниләрнең берсе – Яна Яницкая. Ул да әлегә бала карау ялында, уллары Райянга 9 ай.
-    Мәшгульлек үзәгендә әниләр өчен машина йөртүчегә укулар оештырылганлыгы турында мин интернеттан белдем. Шалтыраттым һәм курсларга язылдым. Дөресен генә әйткәндә, машина йөртергә күптән хыялланган идем. Мин монда бик зур теләк белән йөрим, лекцияләр дә, машина йөртү буенча дәресләр дә бик кызыклы үтә. Декретта утыручы әнигә бу бер яктан көннәрне төрлеләндерү дә, икенче яктан бик кирәкле һөнәр үзләштерү мөмкинлеге дә, – ди яшь әни.

Машина йөртүче юнәлеше буенча курслар ДОСААФ мәктәбе нигезендә алып барыла. Пандемиягә бәйле вәзгыять бу укуларга да тәэсир итми калмаган. Теория буенча лекцияләрне онлайн-форматта үткәргәннәр. Хәзерге вакытта укучылар саны 10 кешедән артмаган очракта социаль дистанцияне саклап классларда да укыйлар. Машина йөртү буенча гамәли дәресләр дә барлык санитар таләпләрне үтәп уздырыла.


Руль артындагы яшь әниләр траспорт белән инде шактый оста идарә итәргә өйрәнгәннәр. Инструкторлар укучыларның уңышлары белән бик канәгать.

Гөлназ Хәйретдинова, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев