Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы Картлар һәм инвалидлар йортына ярдәм күрсәтелде (фото)

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан тормышка ашырылучы "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында, шәһәребездәге Картлар һәм инвалидлар йортына телевизорлар бүләк ителде. "Безнең кадерле ветеран" региональ проекты Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек чорында әзерләнгән иде, ягъни 2014 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Аның барышында ветераннарның яшәү һәм дәвалану...

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан тормышка ашырылучы "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында, шәһәребездәге Картлар һәм инвалидлар йортына телевизорлар бүләк ителде.
"Безнең кадерле ветеран" региональ проекты Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек чорында әзерләнгән иде, ягъни 2014 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Аның барышында ветераннарның яшәү һәм дәвалану шартларын яхшырту максатында күп төрле эшләр башкарылды.
Безнең үзәк район хастаханәсендә ветераннар өчен 12 палата капиталь ремонтланды. Монда шәһәрнең төзелеш компанияләре, хезмәт коллективлары үз өлешен кертте.
2015 елның маеннан әлеге проектның икенче этабы эшли башлады. Ул Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Безнең шәһәрдәге Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында бүгенгесе көндә алты тыл хезмәтчәне яши.
Шушы көннәрдә "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында "Витязь" шәхси сак предприятиесе коллективы игелекле гамәл кылды: тыл хезмәтчәннәре бүлмәләренә дүрт телевизор бүләк итте. Аны предприятие директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Максим Лыков китереп, интернат-йортның җитәкчелегенә тапшырды. Регина Әхмәтшина исә, коллектив тарафыннан шундый зур бүләк ясаулары өчен рәхмәтен белдерде.
- Телевизорларыбыз искереп бара иде инде. Көндәлек тормышта бик тә кирәкле бит ул. Өлкәннәребез мондый заманча телевизорлардан карап рәхәтләнерләр. Бик зур рәхмәт сезгә, - диде ул.
Розалия Мостафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дом престарелых лениногорск