Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига “Автобус 14..30” килде (ФОТОЛАР)

Лениногорскига 14..30 автобусы килде. Аны түбән сулык янындагы амфитеатрда каршы алдылар.

12 августтан 6 сентябрьгә кадәр «Татарстан яшьләре» иҗтимагый хәрәкәте Татарстан районнары буйлап сәяхәт итә. «Автобус 14..30» акциясе яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирү өчен уздырыла.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова җитәкчелегендә яшьләр штабы шәһәрнең эшче яшьләр вәкилләре белән очрашты.

Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк һәм Яшьләр эшләре һәм туризм идарәсе  начальнигы Айрат Хәбиров катнашты.

Әлеге очрашуда шәһәр яшьләре өчен иң актуаль мәсьәләләр, аларны борчыган проблемалар турында фикер алыштылар.

Шәһәрдә яшьләр үзәген ачу һәм яшьләр өчен предприятиеләрдә практика - очрашуда иң мөһим сораулар булды. Анна Андреевна, Владимир Васильевич һәм Айрат Илшат улы кунакларның барлык теләкләрен һәм тәкъдимнәрен бик теләп тыңладылар, аларның идеяләренә ярдәм итәргә һәм алар белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдә иттеләр.

Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев