Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига килгән цирк директорына эт ташланган

Бу хәл 21 декабрь көнне "Юбилейный" паркында кичке сәгать бишләр тирәсендә булган. Бу хакта "Лениногорский журнал" сайты яза. Нәкъ менә "Юбилейный" паркында Мәскәү циркы Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үз тамашаларын тәкъдим итәчәк. Алар алдан килеп әзерлек эшләре белән мәшгуль. Зыян күрүче директор Василий Колос әйтүенчә, ул территориядә хуҗасыз йөрүче Кавказ...

Бу хәл 21 декабрь көнне "Юбилейный" паркында кичке сәгать бишләр тирәсендә булган.

Бу хакта "Лениногорский журнал" сайты яза. Нәкъ менә "Юбилейный" паркында Мәскәү циркы Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үз тамашаларын тәкъдим итәчәк. Алар алдан килеп әзерлек эшләре белән мәшгуль.

Зыян күрүче директор Василий Колос әйтүенчә, ул территориядә хуҗасыз йөрүче Кавказ овчаркасын сыйпарга уйлаган. Әмма эт аның өстенә ташланган. Ир-ат аңардан качып котылу өчен бөтен көченә йөгереп цирк вагонына кереп качмакчы булган... Әмма боз каткан баскычта егылып, ике метр биеклектән очып төшкән. Зыян күрүчене хастаханәгә озаталар. Эт нык тешләмәгән, ләкин табиблар тикшергәннән соң сул кулы сынган, баш мие селкенгән дигән диагноз куйганнар, кулын гипска катырганнар.

Полиция мөрәҗәгать итмим, ди үзе үк өч эт хуҗасы булган Василий Колос. Бу хәлдә ул үзен гаепле дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цирк эт тешләгән

2
X