Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 438 латун вентиле урлаган

Моңарчы берничә тапкыр хөкем ителгән лениногорскилы янә суд каршына басты. Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәр суды аның тагын бер җинаять эшен карады.

2021 елның маеннан октябрь аена кадәр ул ачык калган ишекләр аша шәһәрнең күп фатирлы торак йортлары подвалына кереп, фатирларны җылылык белән тәэмин итү системаларының  ябу җайланмаларын (латун вентильләрен) сүтеп алып киткән. Аларны металл кабул итү пунктына тапшырып, үзенә акча эшләгән.

 Шул вакыт эчендә  ул барлыгы 438 латун вентиле урланган. Аның торак-коммуналь хуҗалыкларына  китергән  матди зыяны 62 566 сум тәшкил иткән.

Хөкем ителүче Н. ның сүзләре буенча, ул шәһәр урамнары буйлап йөргәндә, бер йортның подвалында ишек  ачык булуын күргән һәм үз ихтыяҗы белән шунда төшкән.  Подвалда җылыту стоякларын күргәч, аның башында җинаятьчел ният барлыкка килгән, аларның краннарын  борып алып, металл кабул итү пунктына юл тоткан.  Бу ысул белән акча табарга мөмкинлеген аңлап, алга таба да үзе белән  шөреп ачкычы алып, шәһәр урамнары буйлап ачык подваллар эзләп китә башлаган.

 Торак коммуналь хуҗалыгы каракның кем булуын ачыклап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән, урланган вакытта барлык краннар да ягып җылыту сезоныннан соң тикшерелгән, аларның төзек хәлдә булганлыгын, алыштыру таләп ителмәгәнлеген дә белдергән.

Моннан тыш, Н.үзенең танышы П. белән бергә спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, аның йокыга китүеннән файдаланып, 8000 сумлык кесә телефонын урлаган,  аны 1000 сумга  ломбардка тапшырып, спиртлы эчемлекләр сатып алган.

Үз гамәлләре белән танышына шактый матди зыян китергән, әмма  алга таба телефонның бәясен  кайтарган.

Хөкем ителүчегә җәза билгеләгәндә, суд,  аның барлык эпизодлар буенча да гаебен тануын, җинаятьләрне ачуда актив ярдәм күрсәтүен, шулай ук электән алган җәза срогының әле чыгып бетмәгәнлеген,  судта каралган эшнең рецидив буларак кабатлануын исәпкә алды. Гаепләнүче 3 елда 6 айга катгый режимлы колониягә хөкем ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорскилы 438 латун вентиле урланган