Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Алсу Бадыйкова: «Беренче тапкыр тавыш бирәм, бераз дулкынланам»

Бүген яшь, беренче тапкыр тавыш бирүчеләр өчен дулкынландыргыч көн. Лениногорскилы Алcу Бадыйкова өчен дә шулай.

 


Алсу РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча  тавыш бирүдә катнашу өчен шәһәрдәге 1804нче сайлау участогына әнисе Рузилә Зарипова белән килде, сайлау участогы  8нче мәктәптә урнашкан.

Ул бүгенге көннең аның өчен дулкынландыргыч көн икәнен әйтте.
-    Сайлаулар ничек узуы минем өчен һәрвакыт кызык булды, үземнең дә катнашасым килде. Менә бүген әнием белән участокка килдек. Үз тавышымны бирдем, димәк, фикеремне дә белдердем, - ди Алсу.

Алсу 12нче лицейны тәмамлый. Хәзерге вакытта Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнә. Анысы да мөһим. Вакыты тыгыз булса да,  гражданлык бурычын үтәргә вакыт табып килгән.

Ул сайлау тартмасына бюллетеньне төшереп җибәргәч, комиссиядәгеләр аңа кул да чаптылар, тантаналы мизгел булып алды.


Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X