Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Булат Галимов чаңгы ярышында бронзага лаек булган

Лениногорскиның Андрей Звягинцев исемендәге олимпия резервлары спорт мәктәбендә тәрбияләнүче чаңгычы Булат Галимовның исеме танылып килә.

Күптән түгел Түбән Тагилда булган 6 нчы Россия Кубогы бәйгесендә беренче тапкыр  кызлар һәм егетләрне берләштергән катнаш командалар эстафетада ярышты. Лениногорск чаңгычысы да бу бәйгедә катнашып, ярыш нәтиҗәләре буенча команда өченче урынга чыкты.

Олимпия резервлары спорт мәктәбендә  унсигез яшьлек Булат Галимов беренче сыйныфтан алып шөгыльләнә. Аның тренеры спорт мастеры –  Алексей Чальцев. 2014 елгы Сочи олимпиадасында катнашкан трамплинчы Иван Панинның да остазы булган. Үз алдына югары максатлар куеп, канатлы чаңгычыларга тәҗрибәсен җиткерә алучы тренер.

 Ярышларда яхшы ук нәтиҗәләр күрсәтеп килүче  яшь спортчы белән ул инде бишенче ел шөгыльләнә. Озакламый Түбән Тагил шәһәрендә чаңгыда ике төр ярышлар буенча юниорларның Россия Беренчелеге бәйгесе көтелә. Ул 27 нче гыйнвардан – 1 нче февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Булат Галимов тренеры белән шушы Бөтенроссия ярышларында көч сынашуларга әзерләнә.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев