Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы йөзек сатып - срок алган

Лениногорск суды шушы көннәрдә караклыкта гаепләнүче җирле кешегә карата хөкем карары чыгарды. Суд каршына басучы кыек куллы хатын –кыз, шуңа охшашлы гамәле өчен элегрәк инде срок алган булган.

Бу юлы М. үзенең электән таныш иптәш кызына кунакка килгәч, тагын үзен тыеп кала алмаган. Алар, очрашу хөрмәтенә, бергәләшеп,  шактый гына күләмдә исерткеч эчемлекләр белән сыйланганнар. Бераздан фатир хуҗасы булган ханым йоклап киткән. Ә кунак шуннан файдаланып, үзенең матди хәлен бераз гына яхшыртырга карар кылган:  дустының алтын йөзеген тиз генә кесәсенә шудырып төшергән дә, ломбардка илтеп тапшырган. Әле генә бергәләшеп кәеф-сафа корып утырган иптәшенә ул ун мең сумлык матди зыян салган.

Суд утырышында М. үзенең гаебен тулысы белән таныган, хәтта үзенең мондый караклык кылуына үкенечен дә белдергән.

Җәза билгеләгәндә, суд гаепләнүчегә канәгатьләнерлек характеристика бирелүен, сәламәтлеген, шулай ук җәзны йомшарта торган тагын берничә шартны исәпкә алды. Әмма гаепләнүче М., агымдагы елның март аенда гына нәкъ шундый ук җинаять кылганы өчен билгеләнгән җәза срогы тутырып чыккан булган. Бу инде җинаятьне катгыйлата төшүче шарт булып тора.

Суд М.ны РФ Җинаять кодексы 158 нче маддәсенең икенче өлешендәге “в”  пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты.  Гаепләнүче, бер ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә ике  елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде һәм апелляция тәртибендә ТР Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев