Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Ирина өчен Россия Президенты сайлаулары – тантаналы көн

Лениногорскида яшәүче Ирина Кадышева өчен бүген тантаналы, хәтердә кала торган көн.

Аңа 15 мартта 18 яшь тулды һәм Ирина беренче мәртәбә Россия Федерациясе Президенты  сайлауларына  барып,  үз тавышын бирде.

Ирина Кадышеваның сайлау участогы – 1807нче, үзе укыган 12нче лицейда урнашкан. Хәзер Ирина Лениногорск политехник колледжда, 1 курста повар-кондитер белгечлегенә укый. Киләчәктә тортлар пешереп, кешеләргә шатлык китерәсе килә. 

“Бүген, чыннан да, дулкынландыргыч көн. Мин 18 яшем тулуны көтем. Һәм шулай килеп чыкты: 15 март -Россия Президенты сайлаулары көне. Мин Россия гражданы булып, сайлауда катнаштым, гражданлык бурычымны үтәдем”, - ди Ирина. Ул күпбалалы гаиләдән, 5 бала. Гаиләдә бары энесе генә тавыш бирү яшенә җитмәгән әле.

18 яшьлек сайлаучыны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, ул аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Россия Президенты сайлаулары көнендә – 15, 16, 17 мартта Лениногорскида 800дән артык кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк.

 

Розалия Мостафина фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев